close
Эчтәлеккә күчү

BeOS

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/BeOS latin yazuında])
BeOS
Нигезләнү датасы октябрь 1995
Логотип
Рәвеш
Нигезләүче Жан-Луи Гассе[d]
Алмаштырылган Haiku[d] һәм Zeta[d]
Эшләүче Be Incorporated[d], Жан-Луи Гассе[d], Доминик Джампаоло[d], Стив Сакоман[d], Бенуа Шиллингс[d], Сириль Мёриён[d] һәм Жан-Батист Керу[d]
Платформа AT&T Hobbit[d], PowerPC[d], X86[d] һәм ARM[d]
Әсәр яки аның атамасы теле инглиз теле
Тарату төре CD-ROM[d]
Программалау теле C++
Юрама R5.1d0 (15 ноябрь 2001)[1]
Лицензия шәхси лицензия[d]
Авторлык хокуклары статусы авторлык хокуклары белән якланган[d]
BERJAYA BeOS Викиҗыентыкта

BeOS — 1991 елда Be Inc. компаниясе тарафыннан эшләнгән операцион система. Компаниягә 1990 елда Жан-Луи Гассе җитәкчелегендә Apple һәм Amigaдан чыккан белгечләр нигез сала.

Системаның көчле якларына микроядро, модульле серверлар системасы, гади һәм дустанә интерфейс, ул вакыттагы көндәш платформаларда булмаган бай мультимедиа ярдәме керә иде. Шул ук вакытта аппарат тәэминатына таләпләр бик түбән иде. Система күп процессорлы технологияләрне нәтиҗәле кулланды һәм шәхси куллану өчен билгеләнгән иде. Система Posix белән чикләнгән дәрәҗәдә туры килә иде. Системада башта ук Unicode ярдәме бар иде. Мета-атрибутлы алдынгы BeFS файл системасы кулланылды.

Башта система AT&T Hobbit процессорларында эшләүче үзенең BeBox эш станциясе өчен чыгарыла.

Соңрак система PowerPC процессорларына, шул исәптән Macintoshка да күчерелә. Apple фирмасының MacOS системасы белән уңышсызлыклары BeOS-ны фирманың ихтимал булган киләчәк операцион системасы буларак карарга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта, сөйләшүләр уңышсыз тәмамлана, чөнки Be Inc. бик зур сумма сорый, һәм Apple Стив Джобс һәм NeXT файдасына сайлау ясый.

Шуннан соң BeOS Intel x86 процессорларына күчерелә һәм теләүчеләрнең барысына да чикләнгән версиядә урнаштыру өчен тәкъдим ителә, тулы версиясе түләүле була.

2001 елда Palm, Inc. компаниясе Be Inc.-ны сатып ала, BeOS технологияләре нигезендә PalmOS 6 Cobalt исеме астында яңа PalmOS версиясен ясарга тырыша. Ул прототипларда гына чыгарыла һәм серияле җайланмаларга керми. Моның урынына Palm Linux базасында PalmOS 7 чыгара, ул хәзерге вакытта WebOS буларак билгеле. Бу система белән уңышсызлыктан соң, Palm фирмасын Access фирмасы сатып ала, ул хәзер дә BeOS кодына хокукларга ия.

BeOS нигезендә Германиянең yellowTAB фирмасы, берничә яхшырту ясап, Zeta операцион системасын сатарга тырыша. Ләкин, Access-ның суд эзәрлекләве башлау куркынычыннан соң, Zeta сатулары туктатыла.[2]

Хәзерге вакытта энтузиастлар төркеме тарафыннан нульдән язылган һәм ачык кодлы Haiku системасы эшләнә. Ул BeOS белән икеле код дәрәҗәсендә туры килә һәм бета-стадиядә тора.[2][3]