Снукер буенча 2026 елгы дөнья беренчелеге

Снукер буенча дөнья беренчелегенең сайлап алу һәм финал өлешләрен үткәрү регламенты 2026 елда да бөтенләй үзгәрешсез калды. Дүрт турдан торган сайлап алу ярышлары гадәттәгечә апрель аеның беренче дүшәмбесендә башланды һәм 10 көн дәвамында Шеффилд шәһәренең Инглиз спорт институты залында үтте. “Мейн тур” дип атала торган һөнәриләр исемлегендә 17-128 нче урыннарда торган снукерчыларны тиешенчә дүрт осталык төркеменә бүлделәр. Ахырдагылар һәм шуларга өстәп тагын 16 һәвәскәр (иң көчле хатын-кызлар, үзешчәннәр һәм яшьләр арасында дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр яки башка уңышлы чыгыш ясаганнар) ярышны дүртенче этаптан башлады. Ә бөтендөнья рейтингында 17-32 нче урыннарда торган һөнәриләр беренче өч турны уңышлы үтә алган 16 бәхетлене дүртенче турда гына сынадылар. Бу этапларда бөтен уеннар кемнең дә булса 10 фреймда җиңүенә кадәр дәвам итте. Сезон дәвамында “топ-уналты” исемлегенә керә алганнар яки анда элеккеге урыннарын саклап калганнар шул ук Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында уйнала торган финал өлешенә турыдан-туры үттеләр. Аларның исемнәре астагы финал уеннары җәдвәлендә калын хәрефләр белән бирелә. Җәяләр эчендә -- аларның финал уеннары башланганда дөньякүләм рейтингта тоткан урыннары (гамәлдәге чемпион бу очракта җәдвәлдә беренче номер буларак урнаштырыла).
САЙЛАП АЛУ ЯРЫШЛАРЫ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларда берәр мәртәбә дөнья чемпионы исемен яулаган ике снукерчының “Крусибл” театрына юллама яулый алмавы сайлап алу ярышларының иң кәттә мизгелләре булды. 2023 елда җиңеп чыккан Лука Бреселны дүртенче турда Уэльс данын яклаган Җек Җонс 10:5 исәбе белән җиңде. Ә 2015 елда иң югары уңышка ирешкән инглиз Стюарт Биңһәм спортта инде яшисен яшәгән һәм уйныйсын уйнаган 48 яшьлек Метью Стивенска (шул ук Уэльстан) 7:10 исәбе белән оттырды. Шулай итеп, ике вализ уенчысы дөнья беренчелегенең финал өлешендә 50 яшьлек һәм өч тапкыр дөнья чемпионы булган Марк Уильямска теләктәш һәм терәк булды. Вализлар – өчәү генә әле, ә менә кытайлылар унберәү “Крусибл”да чыгыш ясау бәхетенә иреште 2026 елда. Алар арасында бер Диң Цзүнһуэй гына 40 яшенә җитеп килә, калган унысы – яшьләр! Күрәзәчеләр, озакламый снукер уены, атаклы инглизләр картаеп лаеклы ялга чыккач, тулысы белән Кытай Халык Җөмһүрияте кулына күчәчәк, дип фаразлыйлар инде. Бутендөнья һөнәри бильярд һәм снукер ассоциациясе рәисе Җейсон Фергюсон сүзләре буенча, Кытайда хәзер дә инде 300 мең снукер клубы бар.


“Кытайлылар һөҗүме” бүген чынбарлык булып китте, ә яшьләрнеке әлегә башлангыч чорда гына. Бу юлы 31 яшьлек Иран снукерчысы Хөсәен Вафаи, 19 яшьлек инглиз Стэн Муди һәм 22 яшьлек поляк Антоний Ковальский финалга үтте. Һөнәриләр арасында иң кече булган, гыйнварда 15 яшен генә тутырган поляк Михал Шубарчикка да өмет баглыйлар иде белгечләр, ләкин быел аның финалга юлын күпкә тәҗрибәлерәк булган иранлы Вафаи кисте. Михал исә "дөнья беренчелегенең сайлап алу ярышларында бер генә көндәшен булса да җиңгән иң яшь дебютант" дигән рекордлы исем белән канәгатьләнде.
Уң яктагы аскы рәсемдә тагын бер "рекордчы" сурәтләнгән: быел хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы исемен берничә ел беррәттән тоткан кытай кызы, 22 яшьлек Бай Юлу ир-атлар беренчелекләренең сайлап алу ярышларында беренче мәртәбә йөз баллык серия (сенчури) үткәргән хатын-кыз булды. Ә финалга беренче тапкыр үтү гүзәл затлар өчен әле тормышка ашмаслык дип тоелган хыял гына...
Кытайлыларга каршы торырлык уенчы, бәлки, биредә телгә алынган яшь егетләр арасыннан үсеп чыгар, дип өметләнәләр Европада һәм Британиядә.
ФИНАЛ УЕННАРЫ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Финал уеннарының җирәбәсе дә гадәттәгечә үтте. Гамәлдәге дөнья чемпионы, кытайлы Чжао Синтуң һәм дөньякүләм рейтингта иң югары күрсәткечен сезон дәвамында саклап кала алган инглиз Җадд Трамп беренче һәм уналтынчы парны җитәкләделәр. Калган "чәчелгәннәр" башка парларның алдагы урыннарын алдылар, ә финалга сайлап алу ярышлары аша үткәннәр ирекле рәвештә аларның көндәшләре итеп билгеләнделәр.
Йокыңны туйдырып кил...
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Финал ярышларын бу юлы да гамәлдәге дөнья чемпионы ачып җибәрде, аңа көндәш рәвешендә инглиз Лиам Һайфилд насыйп булды. Аларның көрәше дә гадәттәгечә бер көнне ике сессия үткәреп тәмамланды. Тамашачыларның һәм белгечләрнең күңелен шул ук "дәвамлы традицияле" сорау кытыклады: "Крусибл каһәре" үз көчендәме-юкмы? Соңгы ярты гасырда гамәлдәге чемпионнар -- кагыйдә буларак диярлек -- беренче уенда ук оттыралар иде. Ике генә мәртәбә Шеффилд театрының күзгә күренмәс мифик өрәге чемпионнарга кагылмады. Чжао Синтуң-Лиам Һайфилд уены башлангыч унбер фрейм дәвамында тамашачыларны һәм комментаторларны шулай ук киеренкелектә тотты: кытайлы чемпион беренче сессияне көч-хәл белән генә (5:4 исәбе белән) үз файдасына тәмамлады. Синтуң уенга... йокысы туймаган килеш килгән икән: һәр фреймда берничә мәртәбә аның авыз ачып иснәнгәне күзәтелде. Һәм чемпион ара-тирә гап-гади һәм тупас ялгышлар ясап торды. Ләкин биш сәгать ярымлык тәнәфестән соң хәлләр нык үзгәрде: Синтуң, биш фреймда хәлиткеч өстенлеккә ирешеп (тагын өчесен оттырган килеш), 10:7 исәбе белән җиңү яулады.
Берсе китте, берсе килде!
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| 1/16 финал
19 фрейм |
1/8 финал
25 фрейм |
Чирекфинал
25 фрейм |
Ярымфинал
33 фрейм |
Финал
35 фрейм | |||||||||||||||||||
| 18 Апрель | |||||||||||||||||||||||
| Чжао Синтуң (КХҖ) (1) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 24, 25, 26 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Лиам Һайфилд (Англия) | 7 | ||||||||||||||||||||||
| Чжао Синтуң | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 19-20 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Диң Цзүнһуэй | 9 | ||||||||||||||||||||||
| Диң Цзүнһуэй (КХҖ) (16) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 28-29 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Дэвид Гилберт (Англия) | 5 | ||||||||||||||||||||||
| Чжао Синтуң | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 18-19 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Шон Мөрфи | 13 | ||||||||||||||||||||||
| Сяо Гуодуң (КХҖ) (9) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 23-24 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Чжоу Йүэлуң (КХҖ) | 6 | ||||||||||||||||||||||
| Сяо Гуодуң | 3 | ||||||||||||||||||||||
| 20-21 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Шон Мөрфи | 13 | ||||||||||||||||||||||
| Шон Мөрфи (Англия) (8) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 30 апрель, 1-2 май | |||||||||||||||||||||||
| Фән Чжеңйи (КХҖ) | 9 | ||||||||||||||||||||||
| Шон Мөрфи | 17 | ||||||||||||||||||||||
| 19-20 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Җон Һиггинс | 15 | ||||||||||||||||||||||
| Җон Һиггинс (Шотландия) (5) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 25, 26, 27 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Али Картер (Англия) | 7 | ||||||||||||||||||||||
| Җон Һиггинс | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 21-22 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Ронни О’Салливан | 12 | ||||||||||||||||||||||
| Ронни О’Салливан (Англия) (12) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 28-29 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Һэ Гуоцяң (КХҖ) | 2 | ||||||||||||||||||||||
| Җон Һиггинс | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 21-22 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Нил Робертсон | 10 | ||||||||||||||||||||||
| Крис Уэйклин (Англия) (13) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 25, 26, 27 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Лиам Пуллен (Англия) | 6 | ||||||||||||||||||||||
| Крис Уэйклин | 7 | ||||||||||||||||||||||
| 22-23 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Нил Робертсон | 13 | ||||||||||||||||||||||
| Нил Робертсон (Австралия) (4) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 3-4 май | |||||||||||||||||||||||
| Паң Цзүнсү (КХҖ) | 6 | ||||||||||||||||||||||
| Шон Мөрфи | 17 | ||||||||||||||||||||||
| 20 Апрель | |||||||||||||||||||||||
| У Йицзе | 18 | ||||||||||||||||||||||
| Кайрен Уилсон (Англия) (3) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 23, 24, 25 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Стэн Муди (Англия) | 7 | ||||||||||||||||||||||
| Кайрен Уилсон | 9 | ||||||||||||||||||||||
| 18-19 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Марк Аллен | 13 | ||||||||||||||||||||||
| Марк Аллен (Т. Ирландия) (14) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 28-29 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Чжаң Әнда (КХҖ) | 6 | ||||||||||||||||||||||
| Марк Аллен | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 18-19 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Барри Һоукинс | 11 | ||||||||||||||||||||||
| Барри Һоукинс (Англия) (11) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 24-25 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Мэтью Стивенс (Уэльс) | 4 | ||||||||||||||||||||||
| Барри Һоукинс | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 18-19 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Марк Уильямс | 9 | ||||||||||||||||||||||
| Марк Уильямс (Уэльс) (6) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 30 апрель, 1-2 май | |||||||||||||||||||||||
| Антоний Ковальский (Польша) | 4 | ||||||||||||||||||||||
| Марк Аллен | 16 | ||||||||||||||||||||||
| 22 Апрель | |||||||||||||||||||||||
| У Йицзе | 17 | ||||||||||||||||||||||
| Марк Селби (Англия) (7) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 26-27 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Җек Җонс (Уэльс) | 2 | ||||||||||||||||||||||
| Марк Селби | 10 | ||||||||||||||||||||||
| 20-21 апрель | |||||||||||||||||||||||
| У Йицзе | |||||||||||||||||||||||
| У Йицзе (КХҖ) (10) | 10 | 13 | |||||||||||||||||||||
| 28-29 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Лей Пейфән (КХҖ) | 2 | ||||||||||||||||||||||
| У Йицзе | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 22-23 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Хөсәен Вафаи | 8 | ||||||||||||||||||||||
| Сый Цзяһуэй (КХҖ) (15) | 3 | ||||||||||||||||||||||
| 25, 26, 27 апрель | |||||||||||||||||||||||
| Хөсәен Вафаи (Иран) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| Хөсәен Вафаи | 13 | ||||||||||||||||||||||
| 21 Апрель | |||||||||||||||||||||||
| Җадд Трамп | 12 | ||||||||||||||||||||||
| Җадд Трамп (Англия) (2) | 10 | ||||||||||||||||||||||
| Гэри Уилсон (Англия) | 5 | ||||||||||||||||||||||
| ФИНАЛ УЕНЫ
(35 фрейм) "Крусибл" театры, Шеффилд, 3-4 май Арбитр : Роб Спенсер (Англия) | ||
| 4
7 12 17 |
Шон Мөрфи
- У Йицзе |
4
10 13 18 |
| У Йицзе -- 2026 елда дөнья чемпионы | ||
