Википедия:Кызыклы фактка кандидатлар
Күренеш
Яңа чыгарылышны әзерләгәч түбәндәге әле булмаган кызыл белән язылган биткә өстәгез. Аннан соң Кызыклы факт модуленә дә исемен өстәп куярга онытмагыз.
Яңа чыгарылыш әзерләү
[вики-текстны үзгәртү]Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


- 2025 елдан Россиянең өч төбәгендә (Владимир, Тула өлкәләре, Югра) мәктәпләрдә хиҗаб, никаб[d], яулык кию тыелган.
- Прокурор булып эшләгән, рус телендә язучы абаза шагыйренә 5 Кавказ республикасының «халык шагыйре» исеме бирелгән.
- Чуаш көрәше буенча беренче чемпионат 1995 елда уздырылган.
- Илнең иң «озын» күпере капиталь ремонтына 975 млн сум тотылган.
- Япония тарихында беренче тапкыр төрки чыгышлы сәясәтче депутат һәм министр урынбасары булган.
- Ремонттан соң ачылган Ык елгасы аша салынган күпердән беренче булып җигүле атта кияү белән кәләш үткән.
- 1989 елдан бирле Мөслим районы Түбән Табын һәм Мөслим авыллары арасында йөгерү буенча ике тапкыр СССР чемпионы истәлегенә кросс үткәрелә.
- 1944—1947 елларда Төньяк Казахстан өлкә Советы Башкарма комитеты рәисе булып татар кешесе торган.
- 2025 елның 4 ноябрендә Нью-Йорк мэры сайлауларында шәһәр тарихында беренче тапкыр мэр итеп мөселман сайлана.
- Эчкен татарларыннан чыккан татар совет шагыйре исеме фронтта һәлак булган язучыларның Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнаштырылган мемориаль тактага уеп язылган 31 исем арасында бар.
- Чаян сүзе гомум кыпчак телендәге чайан сүзеннән үсеш ала, ул «чаян, рак; кәлтә; кыргаяк; шөпшә» сүзләрен аңлата торган булган.
- Чаллыда яшәүче татар рәссамы Республикада беренче булып керәч плитә өслеген яндыру алымы белән бизәк төшерү техникасын үзләштерә.
- Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы татар җәдиди мәктәпләр өчен татар телендә гарәп теле дәреслеген башлап төзегән авторларның берсе.
- 2025 елның 1 ноябрендә Сембер өлкәсенең Сөнгәләй шәһәрендә беренче мәчет ачыла.
- Хәлиловлар гаиләсеннән 12 кеше Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
- Совет Армиясе баш хәрби прокуроры хәрби юстиция органнарында эшен 19 яшендә ат каракларын тотудан башлаган.
